ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
10 июнь , 14:10

“Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” күргәзмәсе оештырылды

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү максатында оештырылган “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!” патриотик акциясе районыбызда киң колач алды.

“Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” күргәзмәсе оештырылды
“Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” күргәзмәсе оештырылды

Изге гамәлгә кушылып, районыбыз халкы зур көч сала. Киң күңелле халкыбыз берләшеп, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга төрле яклап ярдәм күрсәтә. Берәүләр гуманитар ярдәм өчен көндәлек кирәк-яраклар җыюны оештырса, икенчеләре җыелышып токмач кисә, маскировка челтәрләре үрә, окоп шәмнәре ясый. Бу әйберләр исә махсус штабта тупланып, даими рәвештә хәрбиләргә озатылып тора. Акция быелгы Сабантуй мәйданында да киң эшчәнлек җәелдерде. Миңнегали Шәйморатов исемендәге волонтёрлар штабы әгъзалары Сабантуйда “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” күргәзмәсен оештырды. Анда халык игүтибарына маскировка челтәреннән ясалган урман иясе костюмы (“леший”), тактик беләзекләр тәкүдим ителде. Беләзекләрне кызлар паракорд дигән материалдан үрә. Бер беләзекнең озынлыгы 5 метр тәшкил итә. «Тактик беләзекләр яки исән калу беләзекләре – яралыларга жгут салу, кер киптерү, носилкалар ясау өчен һәм башка төрле хәлләр килеп чыкканда кулланыла»,– дип аңлатты алар. Биредә районыбызның ил язмышына битараф булмаган чакмагышлылар һәм кайткан кунаклар гуманитар ярдәм җыю акциясендә катнашты. Аларда шулай ук бүгенге көндә ил мәнфәгатьләрен яклаучы яугир якташларыбызга хат язарга мөмкинлек бирелде. Ярдәмнең иртәсе, киче юк. Һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм итә. Сабантуйларда да мондый акцияләр бик кирәк. Лиана Хәбибуллина җитәкчелегендәге волонтёрлар штабы әгъзалары Ирина Мансурова, Юлия Хәкимова, Регина Маликова аны оештыруга көчен салса, сабантуйга килүчеләр “үз өлешемне кертим” дигән ният белән килә. Бу эшләр җиңү өчен, ил иминлеген сакларга киткән ир-егетләребезнең сау-сәламәт, исән-имин әйләнеп кайтулары, солдатларның безнең кайгыртуыбызны тоеп, тыныч күңел белән хезмәт итүе өчен эшләнә.

“Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” күргәзмәсе оештырылды
“Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” күргәзмәсе оештырылды
“Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” күргәзмәсе оештырылды
“Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” күргәзмәсе оештырылды
“Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” күргәзмәсе оештырылды
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас: