ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
11 июнь , 23:10

Бүген район үзәгеннән зур гуманитар йөк озатылды

Бүген махсус хәрби операциядә катнашучы яугир якташлар өчен район үзәгеннән зур гуманитар ярдәм озатылды.

Бүген район үзәгеннән зур гуманитар йөк озатылды
Бүген район үзәгеннән зур гуманитар йөк озатылды

Йөк машиналарына ике “УАЗ”, бер “НИВА” автомобильләре, газ балоннары, маскировка челтәрләре, газ плитәләре, исемле посылкалар, төзелеш материаллары һәм башка кирәк-яраклар тутырылды. Посылкаларга мәктәп укучылары ясалган рәсемнәр, хатлар да салынды. Чираттагы гуманитар йөкне җыюга барлык район халкы актив кушылды. Чакмагышлылар бердәмләшеп, бүгенге көндә илебез мәнфәгатьләрен яклаучы яугирләр сораган әйберләрнең барысын да җыярга тырышты. “Алар безнең терәкне, ярдәмне тоярга тиеш”, – ди изге күңелле район халкы. Әйтеп үтәргә кирәк, бу безнең районнан озатылган 25 нче гуманитар йөк.

Бүген район үзәгеннән зур гуманитар йөк озатылды
Бүген район үзәгеннән зур гуманитар йөк озатылды
Бүген район үзәгеннән зур гуманитар йөк озатылды
Бүген район үзәгеннән зур гуманитар йөк озатылды
Бүген район үзәгеннән зур гуманитар йөк озатылды
Бүген район үзәгеннән зур гуманитар йөк озатылды
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас: