ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
11 июнь , 23:55

Балаларның күңелен күреп

Ял көннәрендә Чакмагыш социаль приюты тәрбияләнүчеләре "Балаларга игелекле эшләр" төркеме чакыруы буенча Уфада булып кайттылар.

Балаларның күңелен күреп
Балаларның күңелен күреп

Балалар бу көнне бик күңелле үткәрделәр: күзәтү тәгәрмәчендә йөрделәр, Форд Боярд уен шоуында квест шоуда катнаштылар һәм “Полет” батут паркында булдылар. Кызлар һәм малайлар әлеге сәфәрдән бик күп онытылмас тәэссоратлар алдылар һәм матур фотосурәтләр алып кайттылар. Шулай ук алар бүләкле булдылар һәм тәмлекәчләр белән сыйландылар. Социаль приют хезмәткәрләре "Балаларга игелекле эшләр" төркеменә балаларга шатлык-куанычлар бүләк итүләре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерә. Шулай ук алар Фән Зөфәр улы һәм Альберт Фән улы Гөлемовларларга бу сәяхәтне тормышка ашырулары өчен рәхмәтле. “Кылган яхшылык һәм игелекләрегез үзегезгә икеләтә бәхет-шатлыклар булып кайтарылсын һәм тормышыгыз бары тик уңай мизгелләрдән генә торсын”, – ди биредә хезмәт салучылар.

Балаларның күңелен күреп
Балаларның күңелен күреп
Балаларның күңелен күреп
Балаларның күңелен күреп
Балаларның күңелен күреп
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: