Алкино авылындагы Русия Герое Максим Серафимов исемендәге «Патриот» паркында биш көнлек чара вакытында районыбыз унынчы сыйныф укучылары хәрби хезмәт нигезләрен, сафта йөрү, ату, тактик, физик әзерлек элементларын өйрәнделәр, медицина ярдәме күрсәтү күнекмәләрен үзләштерделәр. Җыеннарның соңгы этабында полигонда практик атуда һәм хәрбиләштерелгән эстафетада безнең булачак яклаучылар югары әзерлек дәрәҗәсен һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Чакмагыш беренче урта мәктәбе укучысы Ислам Әхмәтҗанов ату әзерлеге буенча яхшы күрсәткечләре өчен Диплом белән бүләкләнде һәм Русия ДОСААФ “Яшь Ворошилов укчысы» билгесен тапшыруга тәкъдим ителде. Афәрин, егетләр! Котлыйбыз! Киләчәктә дә сезгә уңышлар юлдаш булуын һәм куелган максатларга ирешүегезне телибез.