ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
13 июнь 2024, 10:35

Бер очрашу – үзе бер гомер

9 июнь көнне районыбызның гүзәл табигать кочагында урнашкан Иске Корыч авылында туып-үскән авылдашлар “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәменә җыелды.

Бер очрашу – үзе бер гомерБер очрашу – үзе бер гомер
Бер очрашу – үзе бер гомер

Бер туфракта уйнап үскән, туган авыл елга-суларын эчкән, бер сукмактан атлап киткән авылдашларны үзенә җыйды бу бәйрәм. Биредә яшәүчеләр саны аз калса да, шушы төбәктән чыккан кешеләр анда эзне суытмый, кайтып йөри, аралаша, очраша. Барысы да тормыш мәшәкатьләреннән бераз арынып, авылдашлары, туган-тумачасы, дус ише белән очрашты. Очрашу милли спорт ярышлары һәм халык уеннары белән үрелеп барды. Рәҗәп авылы мәдәният йорты чараны күңелле концерт номерлары белән бизәде.

Бер очрашу – үзе бер гомер
Бер очрашу – үзе бер гомер
Бер очрашу – үзе бер гомер
Бер очрашу – үзе бер гомер
Бер очрашу – үзе бер гомер
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас