Халык аны милли бердәмлек, теләктәшлек һәм тынычлык көне буларак бәйрәм итә. Бу истәлекле датага багышланып районыбызда һәр елда күркәм чара оештырыла. Матур кичә быел да чакмагышлыларны Гаилә белән ял итү паркына җыйды. Бәйрәм узасы мәйданда тематик һәм фото төшү зоналары, иҗади мастер-класслар, “Әдәби терраса” тәкъдим ителде. Аквагрим ясаучы осталар яныннан олысы-кечесе аеруча өзелмәде, битләренә төсле сурәтләр ясатып, районыбыз халкы үзләренә күтәренке кәеф өстәде. Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы гимннары яңгырагач, кичәне алып баручылар Гөлназ Сәлимова һәм Рузил Гафаров сәхнә түренә муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләре буенча урынбасры Светлана Фларис кызы Шакированы чакырды. Үзенең чыгышында ул якташларыбызны дәүләт бәйрәме белән тәбрикләде, иң изге теләкләрен җиткерде. Арытабан ул эшләрендә зур уңышларга ирешүчеләргә, күркәм юбилейларын билгеләүчеләргә, һөнәри бәйрәмнәрен үткәрүчеләргә фидакарь хезмәтләре өчен лаеклы бүләкләрен тапшыруга күчте. Биш бала тәрбияләүче райондашыбыз Раушания Радис кызы Сөләймановага “Ана даны” медале тапшырылды. Махсус хәрби операциядә илебез мәнфәгатьләрен яклаучы якташыбыз Айнур Айдар улы Вәлиевның әти-әнисе Тимерхан Хәлил улы белән Флүрә Булат кызы Әсәдуллиннарга 29596 хәрби часть командиры, полковник Александр Александрович Могильниковның Рәхмәт хаты бирелде. Чакмагыш музей эшчәнлегенә шәхси өлеш керткәне өчен һәм 65 яшҗлек юбилее уңаеннан районның Тарихи туган якны өйрәнү музее ветераны Фәнә Фәрит кызы Хаҗиева, күпъеллы фидакарь хезмәте өчен һәм 70 яшьлек юбилее уңаеннан Балалар сәнгать мәктәбе ветераны Тәлгать Сибгәть улы Вяселев муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеевның Рәхмәт хатларына лаек булды. Җаваплылыгы чикләнгән “Экология Т” җәмгыятенең Чакмагыш районы төбәк операторы директоры урынбасары Ринат Тимершәех улы Багманов, җаваплылыгы чикләнгән “Стройком+” җәмгыяте автомеханигы Азамат Камил улы Бикташев, Башкортстан Республикасының федераль казначылык идарәсе баш казначысы Римма Камил кызы Газизова, районның алтынчы “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячесе Эльза Ләбиб кызы Ганиева, Башкортстан аграр-технология колледжының Чакмагыштагы филиалы укытучысы Ильгизәр Дамир улы Гәскәров, җаваплылыгы чикләнгән “Монтажстрой” җәмгыяте прорабы Рамил Әнис улы Зарипов, “Гаилә” төньяк-көнбатыш район-ара үзәге белгече Рима Фән кызы Сәйфетдиярова муниципаль район хакимиятенең Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Башкорстан аграр-технология колледжының Чакмагыштагы филиалы җитештерү буенча укыту мастеры Йосыпҗан Бабакул улы Джумаев, “Гаилә” төньяк-көнбатыш район-ара үзәгенең гаиләләр белән эшләү белгече Аида Айдар кызы Мәһәдиева, җаваплылыгы чикләнгән “Экология Т” Чакмагыш районы төбәк операторы җәмгыятенең менеджер-экологы Регина Риф кызы Насырова, җаваплылыгы чикләнгән “Эколайн” җәмгыятенең төзекләндерү буенча эшчесе Филарат Финат улы Сәләхов, район үзәк дәваханәсенең стоматология кабинеты шәфкать туташы Ләйсән Фоат кызы Хаҗиева, “Чакмагыш электр челтәре” предприятиесе операторы Резеда Рифгать кызы Халиковага муниципаль район хакимиятенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. “Сабантуй –2024” милли бәйрәмен оештырып үткәрү эшчәнлегендә актив катнашып, шәхси өлеш керткәннәре өчен “Чакмагыш электр челтәре” предприятиесе электр монтажлаучысы Илфат Рәҗәп улы Бикмурзин, җаваплылыгы чикләнгән “Чакмагыш икмәге” җәмгыяте электригы Рифгать Зөлфәт улы Исхаков, җаваплылыгы чикләнгән “Чакмагыш торак-коммуналь хуҗалыгы” җәмгыяте плотнигы Зәбир Фәнис улы Тәлибуллин, Чакмагыш су белән тәэмин итү предприятиесе водителе Хакимҗан Гыйлем улы Тәмимдаров муниципаль район хакимияте башлыгының Рәхмәт хатларына лаек булды. Күркәм традиция буенча Русия көнендә төп документ булган паспорт тапшыру тантанасы да узды. Мөһим документларны 14 яшьләре тулган укучылар район эчке эшләр бүлеге начальнигы Нияз Ринат улы Казаев кулыннан алды. Илназ Фидус улы Бакаев, Зилия Рифат кызы Зәйнетдинова, Зарема Илнур кызы Нәсретдинова, Эльнара Әлфрид кызы Фәттахова, Ильяс Дамир улы Хөсәенов бу көнне илебезнең хокуклы гражданнары булды. Шушы күркәм бәйрәмнәргә багышлап, районыбызның сәхнә осталары һәм булачак йолдызлары бай эчтәлекле чагу концерт әзерләде. Гөлнара Шәймиева, Томила Алтынбаева, Светлана Шакирова, Йолдыз Шакирова, Рузил Гафаров, Гөлназ Сәлимова, Урал Гатауллин, Альберт Арсланов, Айгөл Кәримова, Гөлназ Габсәлихова, Ривенер Гобәев, район мәдәният йортының “Березка”, “Гармония” (җитәкчесе – Гөлнара Шәймиева), “Асылъяр” халык биюләре ансамбле (Гөлшат Галләмова), Балалар сәнгать мәктәбе бию коллективы, “Идел” халык уен кораллары оркестрының гармунчылар коллективының чыгышын чакмагышлылар бик җылы кабул итте, һәрберсен көчле алкышларга күмеп, дәрт-дәрман өстәп торды.