+24 °С
Яңгыр
Укучылар бу чараларда бәйрәмнең килеп чыгышы турында белделәр һәм «Мин Русиядә яшим» уен-сәяхәтендә катнаштылар. Балалар уен формасында дәүләт символларын һәм аларның билгеләнешен искә төшерделәр, туган ил турында мәкальләрне искә төшерделәр. Шулай ук алар «Ватаным – Русия белән горурланам» плакатлар һәм рәсемнәр конкурсында да бик теләп катнаштылар. Барлык укучылар да «Русия тәрәзәләре» акциясенән дә читтә калмады.