Аны мәдәният йорты хезмәткәрләре мәктәп белән берлектә оештыра. Сабантуй – халкыбызның милли гореф-гадәтләре, уеннары, ярышлары, җыр-моң белән тулы күңел ачу, шатлык һәм бәхет бәйрәме. Оештыручылар аны һәрчак күңелле һәм онытылмаслык итәргә тырышалар. Балалар бәйрәмдә бик теләп “Чүлмәк вату”, “Капчык киеп йөгерү”,”Кашыкка йомырка салып йөгерү” һәм башка милли уеннарда катнаштылар. Һәр сыйныф концерт номерлары белән чыгыш ясады, җырлады һәм биеде. Конкурсларда җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм укучыларга күп шатлык, елмаю һәм яхшы кәеф китерде. Балалар сабан туе бик матур үтте. Чараны оештыручылар татар халкы мәдәнияте белән танышу һәм балалар сабан туен үткәрү күркәм традициягә әверелер, дигән өметтә кала.