+24 °С
Яңгыр
Ул – маҗаралар һәм ачышлар вакыты. Шушы көннәрдә Урнәк урта мәктәбе укучылары Балалар иҗат үзәгендә кунакта булдылар. Балалар өчен биредә «Күңелле каникуллар» бию флешмобы (җитәкчесе А.В. Ханнанова), җирлектә ориентлашу буенча осталык дәресе (җитәкчесе Э. Р. Нәбиуллина) оештырылды. Чара Балалар иҗат үзәге каршындагы Мәгариф музеена экскурсия белән тәмамланды. Өстәмә белем бирү педагогы Ләйсән Дамир кызы Әхмәдиева музейның барлык экспонатлары белән якыннанрак таныштырды. Балалар очрашудан бик күп уңай тәэссоратлар туплады, җитәкчеләр дә рәхмәтле калды.