Әйтик, унберенче көнне биредә Рекордлар көне үтте. Балалар Гиннессның рекордлар китабы белән таныштылар. Бу китап дөнья рекордлары хәзинәсе. Чарада катнашучылар да үз рекордларын куярга һәм кем иң җитез, иң кыю, кем иң-иңе икәнен ачыкларга булдылар. Һәммәсе дә чарада актив катнаштылар һәм үз сәләтләрен күрсәттеләр. Шулай ук алар дөньядагы иң зур илнең искиткеч рекордларын карадылар. Кызлар һәм малайлар иң озын күпер, озын тимер юл, иң биек бина, иң биек шарлавык, мәйданы буенча рекордсменнар турында һәм безнең Русия турында күп кызыклы нәрсәләр белделәр, "Пионербол" спорт уенын уйнадылар. Биредә шулай ук шахматчылар һәм шашкачылар ярышлары да үткәрелде. Мондый акыл уеннары фикерләү сәләтен һәм игътибарны үстерә. Көн бик кызыклы һәм күңелле үтте.