ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
14 июнь 2024, 11:10

Милли героебыз истәлегенә багышлап

Быел Башкортстан Республикасының милли герое Салават Юлаевның тууына 270 ел тула.

Милли героебыз истәлегенә багышлапМилли героебыз истәлегенә багышлап
Милли героебыз истәлегенә багышлап

5нче “Шатлык” балалар бакчасында шушы истәлекле датага багышлап бик күп тематик чаралар, әңгәмәләр үтте. Алар барышында балалар Салават Юлаевның башкорт халкының улы, аның яклаучысы һәм горурлыгы булуы турында белделәр. Аның хөрмәтенә безнең республика башкаласында һәйкәл калкып тора, Салават шәһәре, хоккей клубы, урамнар һәм проспектлар да аныж исеме белщн аталган. Милли героебыз турында дистәләгән китаплар, шигырьләр һәм җырлар язылган. Балалар Салават Юлаев турында китаплар белән таныштылар, аның турында шигырьләр тыңладылар. Алар аның тормышы турында күп кызыклы мәгълумат ачтылар, китапларны, батыр портретын кызыксынып карадылар.

Милли героебыз истәлегенә багышлап
Милли героебыз истәлегенә багышлап
Милли героебыз истәлегенә багышлап
Милли героебыз истәлегенә багышлап
Милли героебыз истәлегенә багышлап
Милли героебыз истәлегенә багышлап
Милли героебыз истәлегенә багышлап
Милли героебыз истәлегенә багышлап
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас