+24 °С
Яңгыр
Чара наркотикларга каршы айлык чикләрендә үткәрелде. Аның максаты – спортны сәламәтлекне ныгытуның мөһим чарасы буларак пропагандалау, спорт рухы тәрбияләү, шулай ук яшьләрне наркоманиягә каршы торырга чакыру. Балалар «Спорт наркотикларга каршы» девизы астында спорт эстафетасында катнаштылар. Кызлар һәм малайлар йөгерүдән һәм бер-берсе белән аралашудан бик күп уңай тәэссоратлар алдылар. Ярыш нәтиҗәләре буенча дуслык җиңде. Лагерь начальнигы О.М. Хәмидуллина балаларга рәхмәт белдерде һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырды.