Чарага Чакмагыш беренче урта мәктәбе каршындагы «Созвездие» көндезге лагерь балалары чакырылган иде. Китапханәче бәйрәмнең тарихы белән таныштырды, Әтиләр көнен бәйрәм итү традициясе кайчан һәм кайдан килеп чыгуы, аны нинди илләрдә билгеләп үтүләре турында сөйләде. Балалар да, үз чиратында, әтиләре һәм картәтиләре, гаилә бәйрәмнәре һәм гореф-гадәтләре турында сөйләделәр. Алар әтиләренең төрле һөнәрләре, яраткан шөгыльләре турында табышмаклар чиштеләр, викторина сорауларына җаваплар бирделәр. Шулай ук чарада катнашучылар «Балыкчы», «Минем әтием иң-иңе» һәм башка конкурсларда катнаштылар. Бу көнне кызлар һәм малайлар өчен “Минем әтием иң яхшысы!” дип аталган китап тезмәсе дә әзерләнгән иде. Анда әлеге тема буенча китаплар тәкъдим ителде.