ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
16 июнь 2024, 04:25

Бүген - медицина хезмәткәрләре көне

Хөрмәтле ак халатлы шәфкать ияләре! Сез – кешелек җәмгыятендә иң мактаулы һәм хөрмәтле һөнәр ияләре.

Бүген - медицина хезмәткәрләре көнеБүген - медицина хезмәткәрләре көне
Бүген - медицина хезмәткәрләре көне

Кеше өчен иң кыйммәтле байлык, хәзинә саналган тән һәм җан саулыгын бернинди бәяләр белән дә үлчәп булмый. Сез сайлаган һөнәр – халык өчен иң кадерлесе һәм иң мөһиме. Иңегездә гаять олы җаваплылык тойган хәлдә сез бик күпләргә яшәү сулышы өрәсез, киләчәк көнгә өмет-ышаныч уятасыз. Илебез нинди генә авырлыклар алдында калмасын, һәрчак алгы сафларда торасыз. Алдагы көннәрдә дә райондашларыбызның сәламәтлек сагында торып, хезмәтләрегезне исән-имин дәвам итегез!

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас