Бәйрәм чарасын мәчетнең имам хатыйбы Дилшод хәзрәт Касыймходжаев алып барды. Биредә үткән гает бәйрәмендә муниципаль район Советы секретаре Фаил Әхнәф улы Ишморатов та катнашты. Ул дин кардәшләребезне әлеге вакытта махсус хәрби операция зонасында илебез бәйсезлеген яклаган якташ яугирләребезгә гуманитар ярдәм тапшырырга киткән муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм шәхсән үз исеменнән дә тәбрикләп, изге теләкләр җиткерде. Бәйрәмгә җыелучыларга мәчетнең аксакалы Фәнзил Фәттахетдин улы Кашапов та фәһемле вәгазь белән мөрәҗәгать итте. Артабан районда хак динебез үсешенә аеруча зур өлеш керткән бер төркем мәхәллә әгъзаларына Үзәк Диния нәзарәтенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.