+28 °С
Болытлы
Җәй – саф һавада спорт белән шөгыльләнер өчен шәп вакыт. Бүген Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә муниципаль район хакимияте башлыгы кубогына мини-футбол буенча ярышларның финал этабы узды. Анда район мәктәпләреннән җыелган командалар катнашты. Ярышлар нәтиҗәләре буенча Тайняш урта мәктәбе укучылары бронза призеры булды. Пьедесталның икенче баскычын Яңа Балтач урта мәктәбе командасы яулады. Ярышларның җиңүчесе булып Үрнәк урта мәктәбе танылды. Җиңүчеләр, призерлар грамоталар, медальләр һәм татлы күчтәнәчләр белән бүләкләнде.