ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
20 июнь 2024, 04:50

Авылдашлар очрашты – күңелле хәтирәләр яңарды

Ямьле җәй айлары – шатлыклы очрашулар, күңелле мәдәни чаралар чоры. Үткән ялларда безнең Яңа Бирде авылында “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме гөрләп үтте.

Авылдашлар очрашты – күңелле хәтирәләр яңардыАвылдашлар очрашты – күңелле хәтирәләр яңарды
Авылдашлар очрашты – күңелле хәтирәләр яңарды

Аңа монда туып үскән, әлеге вакытта төрле җирләрдә яшәүче якташларыбыз да кайтты. Бу бәйрәм – бер-беребезне сәламләп, хәтирәләрдә үткәннәргә әйләнеп кайтып, мәктәп һәм туган якта гөрләп үткән ямьле яшьлек елларын, анда булып үткән кызыклы хәлләрне искә төшерү дә, гаилә белән рәхәтләнеп ял итү, дус-туганнар белән очрашу да ул. Бәйрәм барышында кунаклар һәм авылдашлар күп төрле күңел ачу чараларында катнашты: алар өчен ха-лык уеннары, ярышлар оештырылды. Рәҗәп авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Фәнүз Фәйрүз улы Сәхибгәрәев очрашуга җыелучыларны бәйрәм белән тәбрикләде һәм махсус хәрби операция зонасында илебез бәй-сезлеген яклап нацистларга каршы көрәшкән яугир якташларыбызның әти-әниләренә бүләкләр һәм чәчкәләр тапшырды. Бәйрәмдә танылган якташыбыз – атказанган мәдәният хезмәткәре Илнур Газизов та катнашып, җыр-моңнары белән очрашуга килүчеләрнең күңелен яулады. Рәҗәп, Каран, Тайняш авыллары мәдәният йортлары сәхнә осталарының чыгышларыда беркемне дә битараф калдырмады. Авылдашлар һәм кайткан кунаклар бу бәйрәмнән бик тә канәгать булып, аны оештыручыларга рәхмәтләр әйтеп таралыштылар. Шунысын да әйтү артык булмас: мәдәният йорты мөдире буларак, авылдашлар өчен мондый бәйрәмнәрне төрле эчтәлекле һәм тематикалы итеп даими оештырып торырга омтылабыз. Сценарийны әзерләгәндә дә күңелләргә үтеп керерлек, ихлас булсын дип тырышам. Чөнки йөрәктән чыккан гына йөрәкләрдә барып җитә бит. Һәр чараны үткәргәндә улларым Рәмит һәм Рузил Нәфыйковлар алыштыргысыз ярдәмчеләрем. Шулай ук хезмәттәшләремнең ныклы терәген, ярдәмен тою барлык эшне күпкә җиңеләйтә. Авыл мәдәният йортында хезмәт салучы Ләйсән Бәдретдинова белән бергәләп, аңлашып эшлибез, күп санлы чаралар үткәрәбез. Йомгаклап әйткәндә, авылдашларның тормышын тагын да ямьләү, аларны бердәм-тату итеп яшәтү, ялларын күңелле итеп үткәрү өчен бар тырышлыгыбызны салып эшлибез. Якташларыбызга без оештырган бәйрәмнәргә һәм чараларга дәррәү булып, бердәм килеп, катнашып, хуплап торганнары өчен бик тә рәхмәтлебез.

Авылдашлар очрашты – күңелле хәтирәләр яңарды
Авылдашлар очрашты – күңелле хәтирәләр яңарды
Авылдашлар очрашты – күңелле хәтирәләр яңарды
Автор:Рузилә Нәфыйкова, Яңа Бирде авылы мәдәният йорты мөдире.
Читайте нас