"Балалар – безнең киләчәгебез", – дибез без, өлкәннәр. Аларга шатлык бүләк итү, тормышларының иң матур мизгеле булган балачакларын тагын да ямьләргә тырышу – безнең бурычыбыз. Ә инде кечкенә чакларыннан ук язмышның ачы җилләренә каршы торырга мәҗбүр булып, ата-ана назын тоеп туган йортларында бер хәсрәтсез булырга тиешле балачакны кичерү бәхетен татый алмаган сабыйларга шатлык бүләк итү һәр кеше өчен саваплы, игелекле гамәл. Районның хокук сагында торучы хезмәткәрләре 2019 елдан башлап Чакмагыштагы балалар һәм үсмерләр приютына шефлык итә. Бәйрәмнәрдә биредә тәрбияләнүче малай һәм кызлар янында булып, хәлләрен белеп, аларга татлы күчтәнәчләр, уку-язу кирәк-яраклары , уенчыклар һәм бүләкләр алып килеп, балалар тормышына ямь-сөенеч өстиләр. Июнь аенда билгеләнгән Балаларны яклау көне уңаеннан да район эчке эшләр бүлеге, Чакмагыш районының районара суды һәм прокуратура, район эчке эшләр бүлеге каршында эшләп килгән җәмәгатьчелек советы, суд участогы (мировой суд) вәкилләре Чакмагышның үзәк "Әдһәм-Бикә" мәчете имам-хатыйбы Дилшод хәзрәт Касыймходжаев белән берлектә районның балалар-үсмерләр социаль приютына барып, анда тәрбияләнгән малайларга һәм кызларга бүләкләр, уенчыклар тапшырдылар. Балаларның шатлыклы елмаюларын күрү, биредә хезмәт салучы коллектив әгъзаларының рәхмәт сүзләрен ишетү барыбызга да бик күңелле булды. Район эчке эшләр бүлеге каршында эшләп килгән җәмәгатьчелек советы әгъзалары исеменнән шушы изгелекле, шәфкатьле гамәлгә кушылучы хезмәттәшләбезгә рәхмәт белдереп, аларның һәркайсын