ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
20 июнь 2024, 06:45

Булдыклы дустым

Дөнья матур дуслар белән генә,Дуссыз яшәүче сирәк.Ләкин дуслар арасында дусныТаба белергә кирәк.

Булдыклы дустымБулдыклы дустым
Булдыклы дустым

Бүгенге язмам да гади колхозчы гаиләсендә туган, балачактан ук тормышның барлык сикәлтәле юлларын үтеп, бүгенге көндә бәрәкәтле гомер кичерүче Дамир Гыйният улы Хәмидуллин турында. Ул шушы көннәрдә истәлекле гомер бәйрәмен – 75 яшьлек туган көнен билгели. Дустым 1949 елның 25 июнендә Рапат авылында Гыйният ага белән Нәкыя апа гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә. 1964 елда туган авылында сигезъеллык мәктәпне тәмамлагач, Чакмагыштагы һөнәрчелек-техник училищесына укырга керә. Әмма механизатор һөнәре балачактан ук төзүче булырга хыялланган Дамирның күңеленә ятмый һәм ул, укуын ташлап, Семилетка поселогындагы “СУ-2” төзелеш оешмасында ташчы өйрәнчеге булып хезмәт юлын башлый. Берникадәр эшкә өйрәнеп, беренче чыныгу алганнан соң ул шул елларда Югары Яркәйдә күтәрелгән райком бинасын төзүдә, шул ук районның Теләпән авылында төзелештә катнашканын әле дә яхшы хәтерли. Арабан шушы өлкәдә белемен камилләштерү максаты белән ул уку комбинатына укырга керә. Шул ук елны язмыш аны ерак кына туганы – Семилеткада промысел җитәкчесе булып эшләгән Ригат Минһаҗ улы Батталов белән очраштыра һәм ул Дамирга шушы поселоктагы нефть техникумына укырга керергә тәкъдим ясый. Егет анда кичләрен укып, техникумны ике елда тәмамлый. Төзелештә эшләп, бераз тәҗрибә туплаган, ташчы һөнәрен яхшы үзләштерүе турындагы дипломга ия булган егет 1966 елда үзебезнең районга хуҗалыкара төзелеш оешмасына (МСО) ташчы булып эшкә кайта. Анда бераз эшләгәч, аны хәрби комиссариаттан Октябрьский шәһәренә шоферлар курсына  укырга җибәрәләр. 1968-1970 елларда ул хәрби хезмәтне Электросталь шәһәренең эчке эшләр гаскәрләре составында үтә. Армиядән кайткач, 1970 елның июнь аенда ул Дүртөйле районындагы Чакмагыш нефть идарәлеге автохуҗалыгына шофер булып эшкә урнаша. Әмма туган як яшь егетне үзенә тарта – бер ел да үтми, ул яңадан Чакмагышка кайта һәм торак-коммуналь хуҗалыкта техник-механик вазыйфасында эш башлый. Берничә айдан тырышлыгын, эшсөярлеген күреп, аны баш инженер итеп тәгаенлиләр. Әмма төзелеш “җене” кагылган Дамир яхшы барган эшен ташлап, Уфадагы уку комбинатына укырга китә һәм гомумтөзелеш эшләре мастеры һөнәрен үзләштерә һәм кире шул ук хуҗалыкка инде төзүче-мастер булып эшкә кайта. 1975 елда ул чакта район Советы рәисе урынбасары булып эшләгән Әлтаф Әүхәди улы Галиев Дамирга Дүртөйле районының ремонт-төзелеш идарәлегенә караган Чакмагыштагы прораб участогында мастер-прораб вазыйфасын тәкъдим итә. Бу оешма халыкка өйләр төзү һәм ремонт эшләре белән шөгыльләнә. “Мин эш башлаганда бу оешманың бер склады һәм бер пилорамы бар иде, азактан ул янды”, – дип хәтерли ул елларны дустым. Әмма дилбегәне ныклап кулына алган Дамир чәмләнеп эшкә тотына, матди базаны ныгытуга күп көч сала, зур коллектив туплый һәм 1979 елның октябрь аенда оешма мөстәкыйль идарәлек (ХРСУ) булып Дүртөйледән аерылып чыга. Ул вакытта инде аның коллективында йөздән артык кеше хезмәт сала, инженер-техник хезмәткәрләр генә дә 15ләп була. Илдә үзгәреш җилләре исеп, дәүләткә М.С.Горбачев идарә итә башлагач, халыкны хезмәтләндерү һәм сәүдә-сату предприятиеләрен шәхси кулларга күчерү турында күрсәтмә килә. Шул чорда оешма аренда предприятиесе итеп үзгәртелә һәм мөстәкыйль эш башлый. 1998 елда оешма “Римад” индивидуаль-шәхси ремонт төзелеш фирмасы дип үзгәртелә һәм төзелеш эшләрен дәвам итә. Дамир әфәнде төзегән, төзеткән һәм район тарихында калган бихисап объектларны санап-барлап бетерерлек түгел. Алар арасында Иске Калмаш, Яңа Каръяуды, Яңа Коты авылларындагы берешәр урам йортлар. Файдалануга тапшырылган өйләрнең гомум саны 450дән арта. Район эчке эшләр бүлегенең яңа бинасы, дәваханәдә хуҗалык блогы, юл төзү һәм ремонтлау идарәлеге (әлеге ДОСААФ) бинасы, Җиңү паркы, Болгар авылында клуб, май заводына кафе, ведомство балалар бакчасы, тулай торак, Каразирек авылында мәдәният йорты, Югары Аташта, Таскаклыда мәчет, Имәнлекулда лагерь корпуслары һәм башкалар. Болардан тыш та районда нинди күмәк төзелеш эшләре булган, барысына да диярлек Дамир Гыйният улы җитәкчелек иткән оешманың хезмәт өлеше бар. Алай гына да түгел, оешманың үз исәбеннән төзелгәннәре дә байтак. Ә аның өчен күңеленә иң якын булган изгелекле эше – районда беренче булып үзенең туган авылында төзелгән мәчеттер ул, мөгаен. Әтисенең үзара сүз чыкканда: “Улым, безнең авылда элек мәчет бар иде, болганчык заманнарда актив комсомол булган минем бертуган энекәш Мәсгуть ул мәчетнең манарасын кисеп төшерде”, – дигән сүзе Дамирның күңеленә кереп, ныклап урнашып кала. Әтисе аңа мәчет сал дип әйтми. Еллар үтеп, заманалар үзгәргәч, бу сүзләр аңа туган авылында мәчет төзү өчен этәргеч була һәм ул шушы игелекле эшкә тотына. Аллаһ йорты элекке мәчет урынына салына һәм авылның иң биек ноктасында нур балкытып утыра. Алай гына да түгел, Дамир Гыйният улы мәчетне салынган чагыннан ук төзек-күркәм тотуны, барлык чыгымнарын түләүне дә үз өстенә ала. Заманча ремонт башкарылганыннан соң, мәчет Корбан гаете көнне яңадан үз ишекләрен ачты. Ул үзе исә мәчеткә кадәр юл салдырган, машиналарны кую өчен урын эшләткән Вадим Васильевич Соколовка бик тә рәхмәтле. Халык Аллаһ йортына күпләп һәм бик теләп йөри. Аның баштагы имамы Марат хәзрәт һәм хәзерге имамы Хәмил хәзрәт тә бик уңган, тырыш кешеләр.

(Язманың дәвамын  гәзитнең 25 санында укый  аласыз.) 

Автор:Ринат Вилданов.
Читайте нас