ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
20 июнь 2024, 10:05

Иҗтимагый территорияләрне төзекләндерү буенча эш дәвам итә

Башкортстанда иҗтимагый территорияләрне төзекләндерү буенча киң күләмле эшләр башкарыла.

Иҗтимагый территорияләрне төзекләндерү буенча эш дәвам итәИҗтимагый территорияләрне төзекләндерү буенча эш дәвам итә
Иҗтимагый территорияләрне төзекләндерү буенча эш дәвам итә

"Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" Федераль проектын тормышка ашыру чикләрендә 2019 елдан башлап республикада 683 иҗтимагый территория төзекләндерелгән. 2023 елда 1320 млн. сумлык 123 иҗтимагый территория сафка кертелгән.
Чакмагыш районы да республика һәм федераль программаларында актив катнаша. Әлеге программа кысаларында Аблай авылында ял паркы, Иске Калмаш авылында Җиңү паркы төзекләндерелде, район үзәгендә сквер барлыкка килде.
"Авылыбыз елдан-ел күркәмләнә. Башкортостан Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров башлангычындагы иҗтимагый территорияләрне төзекләндерү программасы ярдәмендә авылыбыз уртасында парк барлыкка килде. Авыл халкына ял итү өчен бик матур урын булды", - ди Үрнәк авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рәсимә Зәйнетдинова.
Әйтергә кирәк, муниципалитетта бу җәһәттән төзекләндерү эшләре быел да старт алды.

Иҗтимагый территорияләрне төзекләндерү буенча эш дәвам итә
Иҗтимагый территорияләрне төзекләндерү буенча эш дәвам итә
Иҗтимагый территорияләрне төзекләндерү буенча эш дәвам итә
Иҗтимагый территорияләрне төзекләндерү буенча эш дәвам итә
Иҗтимагый территорияләрне төзекләндерү буенча эш дәвам итә
Иҗтимагый территорияләрне төзекләндерү буенча эш дәвам итә
Иҗтимагый территорияләрне төзекләндерү буенча эш дәвам итә
Иҗтимагый территорияләрне төзекләндерү буенча эш дәвам итә
Иҗтимагый территорияләрне төзекләндерү буенча эш дәвам итә
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас