ИГЕНЧЕ
+24 °С
Дождь
Новости
20 Июня 2024, 05:30

Район үзәк дәваханәсендә – яңа баш табиб

Чәршәмбе көнне Чакмагыш үзәк дәваханәсендә үткән оператив киңәшмәдә коллективка районның яңа баш табибы тәкъдим ителде. Бу җаваплы вазыйфага Сергей Витальевич Тарасов билгеләнде.

Район үзәк дәваханәсендә – яңа баш табибРайон үзәк дәваханәсендә – яңа баш табиб
Район үзәк дәваханәсендә – яңа баш табиб


Ул 1987 елда Авыргазы районының Толбазы авылында туган, Башкортстан дәүләт медицина университетында укып, “Дәвалау эшчәнлеге” белгечлегенә ия булган. Хезмәт юлын республиканың 2нче психиатрия дәваханәсендә табиб-психиатр вазыйфасында башлаган. Моңа кадәр ул Стәрлетамак шәһәренең 1нче клиника дәваханәсендә баш табибның оештыру-методика эшчәнлеге буенча урынбасары вазыйфасын башкарган.
Очрашу поликлиниканың утырышлар залында муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, Башкортстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Николаевна Галимуллина катнашлыгында үтте. Аның барышында муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы районда сәламәтлек саклау өлкәсендә соңгы елларда башкарылганнар белән таныштырды, артабангы эшлекле хезмәттәшлекккә ышаныч белдерде һәм яңа баш табибка эшчәнлегендә уңышлар теләде. “Моңа кадәр туплаган тәҗрибәгез һәм төпле һөнәри белемегез Чакмагыш районы халкының сәламәтлеген саклау һәм ныгыту җәһәтеннән алдыбызга куелган уртак бурычларны лаеклы үтәргә ярдм итәр”, – диде ул. Үз чиратында яңа җитәкче Сергей Витальевич та, коллективны моңа кадәр алып барган эшчәнлек тәҗрибәсе белән таныштырып, максатларга ирешүдә бердәм хезмәттәшлекнең аеруча мөһим булуын билгеләде.
Без дә шушы әйтелгәннәргә кушылып, дәваханәнең яңа баш табибына район халы сәламәтлеген саклауны артабан да камилләштерү, яхшырту хакына уңышлы эшчәнлек телибез.

Район үзәк дәваханәсендә – яңа баш табиб
Район үзәк дәваханәсендә – яңа баш табиб
Район үзәк дәваханәсендә – яңа баш табиб
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас