Кискен торган мәсьәләләрне хәл итүгә финансларны бүлү җәһәтеннән берникадәр җайсызлыклар барлыкка килсә дә, пандемия чорында да, әлеге илебез махсус хәрби операция алып барган катлаулы чорда да туризм юнәлеше уңай чишелеш таләп иткән өстенлекле проблемаларның берсе дип исәпләнә.
Республиканың эчке туризмы үсешенә Радий Хәбиров тәкъдиме белән гамәлгә ашырылган “Башкорстан озын гомерлелеге”, мәктәп һәм сәнагать туризмы программалары сизелерлек булышлык итә.
Әлеге вакытта Башкортстан – туристлар саны арта баручы төбәкләрнең берсе. Шушы уңай динамиканы төбәкнең туризм инфраструктурасын булдыру исәбенә артабан да үстерү-арттыру мөһим. 2023 елда шушы максатка федераль казнадан бүленгән 1,5 млрд. сум җәлеп ителгән.
Республика туризм өлкәсендә инвестиция салымнарын тормышка ашыру өчен уңайлы инструментлар булдыра. Башкортстан Башлыгы инвестицияләр сәгатьләре барышында проектларны шәхсән карап-өйрәнеп, аларны хуплау турында карар кабул итә.
Туризм үсеше – республиканың киләчәген инвестицияләү һәм әлеге вакытта эш урыннары булдыру дигән сүз. Ул төзелеш, сәнагать, транспорт, хезмәтләр күрсәтү өлкәләренә дә уңай йогынты ясый. Туризм хезмәтләренең һәм инфраструктураның сыйфатын арттыру кешеләрне, шулай ук республикага финансларны күпләп җәлеп итәргә мөмкинлекләр ача.
2019 елдан башлап республикада күп санлы өстенлекле туристлык локацияләре булдырылды. Алар арасында – Бөрҗән районындагы “Шүлгән-таш” тарихи-мәдәни музей-заповеднигы, Миңнегали Шайморатовка мемориаль комплекс-һәйкәл, Ишембай районындагы Торатау итәгендә этнокомплекс, Благовещен районында Агыйдел елгасы ярында “Благолэнд”, Ярмәкәй районында “Новый мир” глэмпинглары, Белорет районындагы Отнуров авылы янында “Малидак паркы”, Кырмыскалы районының Прибельский поселогында “Белый берег” дачасы, шул ук районда “Голубое озеро” термнар компексы, Белорет районындагы “Воздух” маҗаралар территориясе, Шаран районындагы “Ялантау” глэмпингы, Иглин районындагы “Терра” этнобазасы һм башка күп төрле шундый объектлар бар.
Күптән түгел, аныклап әйткәндә, 16 июльдә республикабыз милли герой Салават Юлаевның тууына 270 ел тулуны билгеләде. Нәкъ шушы көнне Салават районының Тәкәй авылында – милли каһарманның кече Ватанында “Салават җире” дип исемләнгән тарихи-мәдәни комплекс ачу тантанасы үтте. Анда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та катнашты. Парк 4,5 гектар мәйданны били, анда башкарылган төзелеш эшләре 128,5 млн. сум белән бәһаланды. “Салават җире” – архитектурасы, киңлеге һәм дизайны буенча үзенчәлекле булган, заманча технологияләр кулланылып эшләнгән тарихи парк. Аның концепциясен булдырганда төп шарт булып беренчел табигать күренеш саклап калу булды. Һәм парк табигать ландшафтына бик тә туры килде. Бу күркәм урынга ел саен 17 меңнән артык турист килеп, карап китә. Ә инде бу туризм объекты ачылгач, аларның саны янә берничә тапкырга артыр дип көтелә. Геопарк мәйданында геология музеен төзергә, экологик сукмакларны озынайтырга, төп табигать объектларын һәм уңайлы турисзм инфраструктурасын булдырырга планлаштыралар. Әлеге вакытта геопарк биләмәсендә дүрт ял базасы, шул исәптән тирмәле ике кемпинг эшләп килә. Планда – янә бер глэмпинг төзү.
Фотолар һәм мәгълүмат чыганагы: “Башинформ” порталы.