ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
24 июнь 2024, 11:10

Нәзифә әби 9 дистәне тутырган

Шушы көннәрдә Тукай авылында игелекле гомер кичерүче Нәзифә әби Бәһаветдиновага 90 яшь тулды.

Нәзифә әби 9 дистәне тутырганНәзифә әби 9 дистәне тутырган
Нәзифә әби 9 дистәне тутырган


Нәзифә әби гомере буе колхозда савучы булып эшли, хезмәт алдынгысы була. Тормыш иптәше белән дүрт балага гомер биреп, аларны олы тормыш юлына чыгаралар.
Олуг юбилее белән аны Яңа Балтач авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Раушания Усманова тәбрикләде. Юбилярга Президентыбыз В.В.Путинның, муниципаль район хакимияте башлыгы Р.Ф. Ямалеевның котлау хатлары белән истәлекле бүләкләр тапшырылды. Нәзифә апа хөрмәтенә иң изге теләкләр җиткерелде, матур җырлар яңгырады.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас