+22 °С
Яңгыр
Быелгы конкурска барлыгы 374 мәктәп идеясе тәкъдим ителгән. Җиңүчеләр арасында «Заманча актлар залы» проекты белән безнең Чакмагыш гимназиясе дә бар. Әлеге проект ярдәмендә гимназиядә актлар залын заманча техник җиһазлар белән җиһазландыру, төрле куллану мөмкинлекләрен арттыру, балаларны һәм яшүсмерләрне актив иҗади эшчәнлеккә җәлеп итү, коммуникатив компетентлык, эстетик зәвык формалаштыру һәм укучыларның артистлык сәләтләрен үстерү планлаштырыла.
Укучылар командасын һәм аларның кураторларын җиңүләре белән котлыйбыз.