ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
25 июнь 2024, 10:05

Террорчылык һәм экстремистлык чагылышларына юл куймау өчен

Террорчылык хәзерге вакытта кешелек иминлегенә куркыныч янаучы төп хәвефләрнең берсе булып тора. Күптән түгел Иске Калмаш авылы модельле китапханәсендә шушы XXI гасырга кергән иң куркыныч проблемаларның берсенә әверелгән темага фәһемле чара үтте.

Террорчылык һәм экстремистлык чагылышларына юл куймау өченТеррорчылык һәм экстремистлык чагылышларына юл куймау өчен
Террорчылык һәм экстремистлык чагылышларына юл куймау өчен

Бирегә чакырылучылар әңгәмә барышында террорчылыкның нәрсә икәнен, аның төрләре, максатлары нинди булуы, тарихы турында белделәр, соңгы елларда дөньяда кылынган террор гамәлләрен искә төшерделәр. Балаларга террорчылык янаганда үзләрен дөрес тоту кагыйдәләре, катлаулы, хәвефле ситуацияләрдә иминлекне саклап калу чаралары турында сөйләделәр. Террорчылык башланганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә, шикле әйберләрне табуга аерым игътибар бирелде, гражданлык уяулыгын күрсәтүнең мөһимлеге, террорчылыкка ничек каршы торырга һәм мондый хәл килеп чыкканда үзеңне һәм якыннарыңны ничек сакларга кирәклеге турында аңлатылды.
Чарага”Русия террорга каршы!” дип аталган күргәзмә әзерләнде. Анда тәкъдим ителгән материаллар террорчылыкның нәтиҗәләре, корбаннары һәм рәхимсезлеге турында җентекләбрәк белергә мөмкинлек бирде. Очрашу ахырында яңа буын китапханә хезмәткәрләре укучыларга һәм әти-әниләргә «Террорчылыкка каршы тору», «Террорчылык – җәмгыятькә янау» истәлекләрен тараттылар.

Террорчылык һәм экстремистлык чагылышларына юл куймау өчен
Террорчылык һәм экстремистлык чагылышларына юл куймау өчен
Террорчылык һәм экстремистлык чагылышларына юл куймау өчен
Террорчылык һәм экстремистлык чагылышларына юл куймау өчен
Террорчылык һәм экстремистлык чагылышларына юл куймау өчен
Автор:
Читайте нас