ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
26 июнь 2024, 16:30

Бакалыда журналистлар семинары узды

Бүген Бакалы районында республиканың төньяк-көнбатыш төбәге журналистлар семинары үтте.

Бакалыда журналистлар семинары уздыБакалыда журналистлар семинары узды
Бакалыда журналистлар семинары узды

“Журналистлар остаханәсе” семинарында Благовар, Бакалы, Чакмагыш, Кушнаренко, Илеш, Дүртөйле, Шаран мәгълүмат үзәкләре гәзитләре редакцияләре хезмәткәрләре, “Республика Башкортостан” нәшрият йорты вәкилләре җыелды. Чарада “Игенче” район гәзите хезмәткәрләре – Гөлнара Галиева, Рәзилә Арсланова, Гөлназ Хәфизова да катнашты. Семинар Башкортостан Башлыгы грантлары фонды һәм "Республика Башкортостан" нәшрият йорты финанслау ярдәме белән үткәрелә.

Бакалыда журналистлар семинары узды
Бакалыда журналистлар семинары узды
Бакалыда журналистлар семинары узды
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас