Тәрбияләнүчеләргә лагерь белән хушлашырга бер дә теләмәде, чөнки бөтен смена дәвамында биредә күңелле, шау-гөрле мохит хөкем сөрде, һәр көн кызыклы вакыйгалар һәм чаралар белән тулы иде. Быел лагерьда төрле яшьтәге 11 отрядта 250 укучы ял итте. Көн саен иртәнге зарядка үткәрелде. Балалар күп вакыт саф һавада булды, күпчелек уеннар һәм спорт дәресләре урамда үткәрелде, тәрбияләнүчеләр ял итү һәм сәламәтлекләрен ныгыту мөмкинлегенә ия булды. Җәйге сәламәтләндерү лагерендагы балалар өчен мәктәп ашханәсендә тулы ике тапкыр туклану оештырылды. Тәрбиячеләр төрле конкурслар һәм спорт чаралары үткәрделәр, туган якны өйрәнү музеенда, район китапханәсендә мәдәни-күңел ачу чаралары, янгын сүндерү бүлегенә экскурсияләр укучылар күңелендә сакланыр.