ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
26 июнь 2024, 17:03

Заһира әбигә – 95!

Шушы көннәрдә Бөек Ватан сугышы ветераны Заһира Шәрәфетдин кызы Фәйзуллинага 95 яшь тулды.

Заһира әбигә – 95!Заһира әбигә – 95!
Заһира әбигә – 95!

Олуг юбилее белән аны Үрнәк авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рәсимә Зәйнетдинова, авыл ветераннар советы рәисе Рәфидә Исмәгыйлева, Аблай авылы клубы хезмәткәрләре тәбрикләде. Заһира әбигә Президентыбыз В.В.Путинның, муниципаль район хакимияте башлыгы Р.Ф.Ямалеевның котлау хатлары һәм истәлекле бүләкләре тапшырылды. Аның хөрмәтенә иң изге теләкләр җиткерелде, матур җырлар яңгырады. Матур теләкләргә без дә кушылып, Заһира әбине күркәм юбилее белән котлыйбыз, сәламәтлек, җан тынычлыгы, хәерле озын гомер телибез.

Заһира әбигә – 95!
Заһира әбигә – 95!
Заһира әбигә – 95!
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас