ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
27 июнь 2024, 06:40

“Беренчеләр хәрәкәте” оешмасының Чакмагыштагы бүлекчәсе иң яхшысы дип табылды!

“Беренчеләр хәрәкәте” беренчел оешмалары арасында Чакмагыш бүлекчәсе төбәк конкурста җиңү яулады!

“Беренчеләр хәрәкәте” оешмасының Чакмагыштагы бүлекчәсе иң яхшысы дип табылды!“Беренчеләр хәрәкәте” оешмасының Чакмагыштагы бүлекчәсе иң яхшысы дип табылды!
“Беренчеләр хәрәкәте” оешмасының Чакмагыштагы бүлекчәсе иң яхшысы дип табылды!


Агымдагы ел урындагы “Беренчеләр хәрәкәте” оешмасы вәкилләре оештырган төрле конкурс, ацияләргә бай булды. Аларның нәтиҗәле эшчәнлеге беренче җимешләрен бирә башлады. Кичә район үзәк китапханәсендә оешма вәкилләрен тантаналы рәвештә бүләкләү булды. Активистларга Мактау грамоталарын муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Шакирова тапшырды.
Бу – “Беренчеләр хәрәкәте” вәкилләренең төрле проект, программаларда катнашканда бердәм көч һәм энергия салулары һәм намуслы хезмәтләре дәлиле.

Автор:Гульназ Хафизова
Читайте нас