Бу юлы “көмеш” ветераннар “Торатау” геопаркы һәм “Суфия” мәчетендә булды. Алар өчен Торатау тавына күтәрелү оештырдылар, геогидлар белән бергә шихан тарихы турында сөйләделәр һәм чәй эчтеләр.
“Торатау” геопаркы 4 мең квадрат километрдан мәйданы били һәм дүрт район – Ишимбай, Стәрлетамак, Гафури, Мәләвез территоиияләрендә урнашкан. Геопарк территориясендә берничә йөз кызыклы урын бар, өлкән буын вәкилләре өчен аларның берничәсе тәкъдим ителде.
Артабан ветераннар кое-борт умартасында булды, теләүчеләр уктан ату буенча мастер-класста катнашты.
Истәлекле көн республиканың иң матур мәчетләренең берсе – “Суфия” мәчетенә экскурсия белән тәмамланды.
Сәяхәткә барып кайтучылар шундый матур урыннарга бару мөмкинлеген тудырган өчен Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбировка һәм район җитәкчелегенә рәхмәт җиткерә.
“Башкортстан озын гомерлелеге. Туризм” проекты өлкән яшьтәгеләр өчен гид-экскурсовод озатуында төбәкнең истәлекле урыннары буйлап бер яки ике көнлек социаль турлар оештыру юнәлтелгән.
Проект республика җитәкчесе башлангычы белән 2020 елдан бирле тормышка ашырыла.