Бу мактаулы бүләккә гимназия директоры Айгөл Әнвәр кызы Әхмәтҗанова, аның тәрбия эшләре буенча киңәшчесе Гөлнур Салават кызы Яхина, өстәмә белем бирү педагогы Гузәлия Наил кызы Гәлиева лаек булды.
Дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендәге төбәк, федераль һәм халыкара программа-проектларны тормышка ашыруда казанышлары өчен Башкорстан Республикасы Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитетының Рәхмәт хаты белән гимназиянең өстәмә белем бирү педагогы Элвина Илдар кызы Яхина бүләкәнде.
“Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” һәм “Торак һәм шәһәр мохите” милли проектлары кысаларында территорияләрне сайлау буенча бөтенрусия онлайн тавыш бирүдә актив эшчәнлекләре өчен Башкорстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Рәхмәт хатларына гимназиянең тәрбия эшләре буенча киңәшчеләре Илмира Ринат кызы Әрдисламова, Гөлнур Салават кызы Яхина ия булды. Котлыйбыз!