Бу үз чиратында республика укучыларының белем дәрәҗәсенә һәм уңышларына сизелерлек уңай йогынты ясады. Мәктәптә белем бирүнең нәтиҗәлелеген арттыру сыйфат күрсәткечләренең объектив үсешен билгели. Ул республика җитәкчелеге сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Башкортстанда чыгарылыш сыйныф укучыларына өлгергәнлек аттестатлары тапшыру тантаналары башланды. Бүген, 28 июньдә, республика мәктәпләренең 9нчы сыйныф укучылары кулларына аттестат алды. Шулай ук район мәдәният йортында тантаналы рәвештә Чакмагыш гимназиясенең 9 нчы сыйныф укучыларына төп гомум белем турында аттестатлар тапшырылды. Бу көнне алар бик озак көттеләр, күп сынаулар аша лаеклы уздылар. Төп дәүләт сынаулары да артта калды. Кулда – аттестат. Алда – башланмаган яңа юллар... Гимназиянең 9нчы “А”, “Б”, “В”, “Г” сыйныфында укучылар мәктәпне тәмамлады. Алар арасында укуларында зур уңышларга ирешкән аерым өлгеле “кызыл” аттестат алучылар да бар иде.