ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
28 июнь 2024, 11:55

«Сәламәтлек поездлары» йөрүен дәвам итәчәк

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча яңадан «сәламәтлек поездлары» йөри башлаячак. Акция алтынчы тапкыр уздырылачак, узган ел күчмә комплекслар 150 меңнән артык кешене кабул иткән.

«Сәламәтлек поездлары» йөрүен дәвам итәчәк«Сәламәтлек поездлары» йөрүен дәвам итәчәк
«Сәламәтлек поездлары» йөрүен дәвам итәчәк


«Сәламәтлек поездлары» республиканың барлык районнары буенча узачак. Комплекслар составында күчеп йөрүче флюорографлар, маммографлар, сәламәтлек үзәкләре һәм ФАПлар бар.
Уфа маршруты ун район буенча узачак: Иглин, Чишмә, Архангель, Кармаскалы, Благовещен, Благовар, Кушнаренко, Чакмагыш, Нуриман, Уфа.

#былостало

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас