ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
1 июль 2024, 12:25

Җир җиләге кайнатмасы

Җиләкле җәйләр дәвам итә, дуслар. Бик тәмле кайнатма эшләп карагыз әле.

Җир җиләге кайнатмасыҖир җиләге кайнатмасы
Җир җиләге кайнатмасы

Җир җиләге (чистартылган) – 1кг Шикәр – 1кг Су – 1 стакан Кагыйдә буларак, кайнатма әзерләү шикәр сиробы ясаудан башлана. Шикәргә су салып, эреп беткәнче кайнатырга. Сироп чиста һәм үтә күренмәле булырга тиеш. Соңрак җиләкләрне сиропка әз-әзләп тиз салырга кирәк. Җиләкләрне салып бетергәч, савытны ут өстеннән алып, җиләкләр сиропка батсын һәм бөтен савытка таралсын өчен селкеткәләргә һәм кабаттан ут өстенә куярга кирәк. 10-15 минуттан соң кайнатма өстенә күбек чыга башлый, аны сак кына тишекле чүмеч белән җыеп торырга кирәк. Күбек чыкмый башлагач, кайнатма әзер санала. Чәйләрегез тәмле булсын! Чыганак:https://vk.com/wall-99651353_23838Фото: https://vk.com/photo-99651353_457245058

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас