+22 °С
Яңгыр
Бүгенге көндә бигрәк тә районара юллар даими игътибар һәм кайгырту таләп итә, чөнки алар һава шартларына дучар була. Бу участокларда җәйге чорга керү белән юл хезмәткәрләре капиталь ремонт буенча масштаблы эшләр башлый. Бу көннәрдә Чакмагыштагы юл-ремонтлау участогы хезмәткәрләре Шаран – Яңа Балтач – Андреевка юнәлешендәге юлын ремонтлау буенча җиң сызганып эшли. Юлчыларның эше ел әйләнәсе туктамый, шуңа да алар үз хезмәтләрен «тормыш юллары»дип атыйлар.