Шәмсинур Бикмөхәммәт кызы 1939 елның 9 июлендә Бүздәк районы Сәвәдебаш авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килә. Балачагы авыр елларга – сугыш чорына туры килә. Өскә кияргә кием, ашарга ризык булмый.
– Безнең балачак сугыш чорына туры килде, балам. Кырлы курайларны ашап үстек инде без. Шул кырлы курайларны җыеп, шуны пешереп, аш итеп инәйләр бирә иде дә, шулай тамак туйдырып йөргән була идек инде. Бәләкәй генә килеш авыр эшләр эшләп үстек. Укырга төшкәч үк олыларга ярдәмләшә торган идек. 4нче сыйныфка җиткәч чәчү вакытында тракторларның йөрергә уты юк иде, без алдан фонарьлар йөреттек буразнадан. Тракторның алдыннан йөреп шулай итеп укуны да алып бардык. Чәчү беткәч чебеш карарга куштылар. Инәй ипекәй сала, Фәтыйха апа белән бергә икебезгә 200 баш чебеш үстердек. Шулай бәләкәй генә көенә эшләп, бөтен эшкә кул көчен җигеп үстек инде, балам. Аннан үсә төшкәч комбайннан капчык ыргыту, салам пресслау – шуларның барсы да кул белән эшләнде. Игенне бункердан бушатабыз да, күтәреп озатабыз да, капчыкка төиибез.
Буйга җиткәч, 16 яшьләр тирәсендә Ленинградка торф эшләргә киттем. Алты ай анда эшләп кайттым. Аннан кайткач Сәвәдебашта сыер саварга эшкә кердем. Учет эшен дә алып бардым. 18 яшем тулгач Мансур исемле Кашкар егете урлап алып китте, ул чакта урлау бар иде бит инде. Мансур Сәгъдәтулла улына кияүгә чыктым. Шушында Кашкарга өй салып кердек. Бик авыр еллар иде инде, балам. Инде еллар имин булсын, – дип тормыш юлы турында сүз башлады Шәмсинур әби.
Язманың дәвамы белән гәзитнең киләсе санында таныша аласыз.