+22 °С
Яңгыр
Шушы көннәрдә Киндеркүл авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Кәүсәрия Сәетгәрәй кызы Нуртдинова 95 яшьлек юбилеен каршылады. Аны гомер бәйрәме белән Үрнәк авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рәсимә Зәйнетдинова, Киндеркүл авылы клубы мөдире Раушания Гәрәева, сөекле балалары, якыннары котлады. Алар юбилярга үзләренең иң изге теләкләрен җиткерделәр.
Өлкән кешегә күп кирәкмени? Нибары сәламәтлек һәм бераз игътибар җитә. Кәүсерия әби бүген яраткан балалары, 20дән артык оныгы, туруннары кадер-хөрмәтенә төренеп, һәр аткан таңга сөенеп яши. Аңа Президентыбыз В.В.Путинның һәм район хакимияте башлыгы Р.Ф.Ямалеевның котлау хатлары һәм бүләкләре тапшырылды.