+28 °С
Болытлы
Сыналган, алыштыргысыз минем өчен, өйдәгеләр дә мактый-мактый ашый.
Шулай итеп: 3 л банка төбенә 1 зонтик укроп, 5 түгәрәк борыч, 3 канәфер (гвоздика) салабыз, кыярларны тыгызлап, үскән ягын аска каратып тутырабыз.
Өстенә кайнар су агызып 10-15 мин. тотабыз да кире бушатып рассол ясыйбыз: 4 аш кашыгы өймичә песок, 2,5 аш калагы өймичә тоз салып, кайнатып янәдән кыярлар өстенә коябыз, аннары 4 тырнак сарымсак, 80 гр. аш серкәсе салып, ябып куябыз.
Чыганак: https://vk.com/wall-214119016_8045