+24 °С
Яңгыр
Команда составында 4 баскычта 2 малай һәм 2 кыз, 5 баскычта 2 малай һәм 2 кыз. Барлыгы 8 спортчы. Безнең район данын Чакмагыш беренче урта мәктәбеннән Дилара Янгирова, Карина Гарифуллина, Аскәр Бикмөхәммәтов, Радмир Ситдиков, гимназиядән Илсур Мостафин, Камилла Гәрәева, Данияр Ямалтдинов, Яңа Балтач урта мәктәбеннән Лилия Нургалиева яклады.
Көрәш бик каты булды, чөнки монда универсаль спортчы булырга кирәк – йөзә һәм йөгерә, атарга һәм сикерә белергә, өстәвенә моны дөрес эшләү мөһим, хөкемдарлык бик катгый.
Безнең җыелма команда 25 авыл командасы арасында 13 нче урынны алды. Балалар спорт бәйрәменнән уңай эмоцияләр, яхшы кәеф белән таралышты.