– Абыем – Чакмагыш егете. Монда үсте, белем алды. Бәләкәйдән актив, спорт сөючән булды. Армия сафларында хезмәт итте. Армия тормышын, режимын бик яратты ул һәм шуңа да биредә контракт буенча хезмәт итәргә калды. Украинда махсус хәрби операция башлангач ул хезмәттәшләре белән шунда юллана. Аның сугышка баруын ишеткәч минем моңа ышанасым килмәде. Мондый очракларда бу синең гаиләңә дә кагылыр дип уйламыйсың. Бүгенге көндә ул Украинада алгы сызыкта танк гаскәрләрендә хәрби бурычларын намус белән үти. Мин аның исән-сау кайтуын теләп, атна саен аңардан кыска гына хәбәр яки шалтырату көтәм. Абыем белән бик нык горурланам. Ул югалып кала торган егетләрдән түгел, кыю да, тәвәккәл дә, үткер дә, җаваплы да. Балачактан дус-тату булып үстек. Абыем – минем олы терәгем һәм якын дустым.
Әйткәндәй, яугирнең сеңлесе куанычлы хәбәрләр белән дә уртаклашты:
– Күптән түгел абыемның улы туды. Аллаһка шөкер, ул аны үзе роддомнан каршы алырга кайтып җитте. Кыска вакытлы ялга кайтып, гаиләсе янында булып китте. Хәзер инде аның исән-сау кайтуын аның дәвамчысы – нәни улы да көтә. Абыем белән чиксез горурланам. Ул минем өчен һәрчак герой булды. Ә бүген исә ул минем өчен генә түгел, барлык райондашлары, барлык Русия халкы өчен герой. Сугышта күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыклары өчен ул Жуков медале, III дәрәҗә Каһарманлык ордены белән бүләкләнде. Абыем сөенечле хәбәр дә җиткерде: аны Суворов медаленә дә тәкъдим иткәннәр. Тиздән, Аллаһ боерса, бу зур бүләк тә аның күкрәген бизәп торачак, дип ышанам. Исән-имин генә булсын. Алда һәммәбезне дә бәхетле, тыныч көннәр көтеп торсын. Пар канатлы булып, балалар үстереп, оныклар сөеп, озын гомер кичерергә язсын аңа!
Абыем кебек ир-егетләр, яклаучыларыбыз булганда – Җиңү, һичшиксез, безнеке булыр! Аларның барысы да безнең өчен каһарманлык һәм батырлык үрнәге! – диде әңгәмәдәшем, чиксез горурлык хисләре белән.
Әйе, кыюлык, батырлык һәм туган ягына карата мәхәббәт – болар чын, кыю йөрәкле кешеләргә генә хас сыйфатлар. Бүгенге көндә 250дән артык районыбыз яугирләре ил алдындагы изге бурычларны лаеклы үти. Аларга кушылырга теләүчеләр Чакмагыш авылы, Ленин урамы, 51нче йорт адресы буенча район хәрби комиссариатына һәм 8 (34796) 3-18-67 телефон саннары аша мөрәҗәгать итә ала.