ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Новости
3 июль 2024, 10:50

Сәламәт тәндә – сәламәт рух!

Июль аеның тәүге көненнән Чакмагыш гимназиясендә “Балачак иле” мәктәп яны көндезге лагере 300 бала өчен ишекләрен ачты. Программа буенча биредә төрле интеллектуаль, иҗади, гаилә чаралары, спорт турнирлары, шул исәптән ГТО нормативларын тапшыру, түгәрәкләр эшчәнлеге, Гаилә ялы паркына, янгын сүндерү бүлегенә, Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенә, өсте ябулы “Чакмагыш-Арена” боз шугалагына экскурсияләр каралган.

Сәламәт тәндә – сәламәт рух!Сәламәт тәндә – сәламәт рух!
Сәламәт тәндә – сәламәт рух!

Бер сүз белән әйткәндә, лагерьның программасы бик бай һәм төрле, һәр көн ниндидер девиз астында уза. Мәсәлән, көлке, күзлекләр, бантиклар көне кебек чараларда балалар зур теләк белән катнаша. Ә балалар хезмәт һәм ял лагере “Яшел патруль” дип атала. Анда 3 смена, һәм һәр сменада 14 яшьтән алып 70 бала 5 көн дәвамында иҗтимагый-файдалы хезмәткә җәлеп ителә. Алар өчен шулай ук төрле спорт чаралары да оештырыла. Укучылар гимназия, район территориясен төзекләндерү буенча бакча эшләре белән мәшгуль.
“Балачак иле” мәктәп яны көндезге лагеренда дуслык, күңел ачу һәм иҗади мохит хөкем сөрә, һәр көн яңа ачышлар һәм яхшы кәеф булдыра. Аның өченче көне “Күзлекләр көне” дип аталды. Биредә шулай ук балалар алдында Фәнилә Үзбәк кызы Шәфыйкова җитәкчелегендә “Башкорт озын гомерлелеге” проектында катнашучы сәламәт яшәү рәвеше алып баручы, спорт сөюче өлкән яшьтәге апалар чыгыш ясады. Аларның патриотик рух белән сугарылган, гимнастик элементлардан торган спорт номеры лагерь тәрбияләнүчеләренең күңеленә хуш килде. Алар чыгыш ясаучыларны, җиде дистәне тутырган югары категорияле педагог-тренер Фәнилә Үзбәк кызының җиңел генә шпагатка утыруын дәррәү килеп, көчле алкышлар белән каршылады. Фәнилә Үзбәк кызы кызлар һәм малайларга яхшы итеп укырга, спорт белән шөгыльләнергә чакырды. “Укуыгызда уңышлар, ныклы сәламәтлек телим, сезгә. Спорт белән шөгыльләнегез. Сәламәт тәндә – сәламәт рух! Сәламәт булу өчен кече яшьтән үк физкульура, спорт белән шөгыльләнергә кирәк”, – диде ул, балаларга мөрәҗәгать итеп.

Сәламәт тәндә – сәламәт рух!
Сәламәт тәндә – сәламәт рух!
Сәламәт тәндә – сәламәт рух!
Сәламәт тәндә – сәламәт рух!
Сәламәт тәндә – сәламәт рух!
Сәламәт тәндә – сәламәт рух!
Сәламәт тәндә – сәламәт рух!
Сәламәт тәндә – сәламәт рух!
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас