Чакмагыш районы элек-электән уңган, эшсөяр халкы белән республика чикләрендә билгеле. Бездә яшь, тырыш һәм үрнәкле гаиләләр бик күп. Шундыйларның берсе – Имәнлекул авылында матур гомер кичерүче Исхаковлар гаиләсе. Зөлфия белән Уралның тырышлыгына исең китәрлек. Алар гаиләсе районда гына түгел, республикада да хөрмәт яулады. 2023 елда алар «Яшь гаилә – 2023» Республика конкурсының финалына чыгып, җиңү яулаган иде. Бүләкләү тантанасы башкалабыз Уфада Яшьләр сәясәте көннәре кысаларында узган иде. Якташларыбыз өчен ул вакытта бөтен район белән сөендек.
Урал белән Зөлфия Исхаковлар менә инде 13енче ел бергә матур гомер кичерә. Мәхәббәт җимешләре – кызлары Чулпан белән уллары Хәйдәрне сөю һәм татулыкта тәрбиялиләр. Хәйдәр өченче сыйныфка барса, Чулпан белем иленә быел аяк кына басачак әле.
Яшь, уңган гаилә фермер хуҗалыкларын уңышлы алып баралар.
2021 елда эшсөярлеге белән танылган Урал гаилә фермаларын үстерүгә 5,5 млн сум күләмендә грант откан иде. Дәүләт ярдәменә ул 18×44 м зурлыктагы каркаслы-тентлы ангар, һава-рәшәткә машинасы һәм трактор сатып ала. Фермер үз инвестицияләренә сөенеп туялмый. “Ангар булу ашлыкны ике сезон сакларга һәм аны базарда кабул ителә торган бәя буенча сатарга мөмкинлек бирә. Һава-челтәр машинасы бөртекле һәм кузаклы культураларның орлык материалын чистарту һәм калибрлау өчен тәгаенләнгән. Хәзер без үзебез өчен сыйфатлы орлык материалы ясый алабыз. Техника кыр эшләрен вакытында башкарырга мөмкинлек бирә”, – ди ул.
Исхаковларның гаилә фермасы 1993 елдан бирле эшли. Аңа Уралның әтисе Гаяз Нәгыйм улы нигез сала, ул да Имәнлекул авылында бөртекле һәм кузаклы культуралар, шулай ук шикәр чөгендере үстерү белән шөгыльләнә. Соңрак эшкә уллары да кушыла. Шул вакыттан бирле җирдә эшләү аларның уртак эше булып киткән.
“Әтием фермер булганлыктан, мин үземне башка һөнәрдә күз алдына да китерә алмадым. Балачактан ук бу өлкәне үзләштерә башладым. 14 яшемдә инде трактор руле артында йөри идем”, – дип сөйли Урал.
Урал 2014 елдан хуҗалыкны җитәкли. Абыйсы Салават белән бергә намуслы хезмәт салалар. Тормыш иптәше Зөлфия дә да крәстиән-фермер хуҗалыгы әгъзасы. Ул бухгалтерлык хисабын алып бара, шулай ук кыр эшләре вакытында эшчеләр өчен ашарга әзерли.
Моннан тыш, Исхаковлар мәктәпкә, балалар бакчасына һәм авыл җирлегенә иганәчелек ярдәме күрсәтә. Һәр ел саен Җирле инициативаларны хуплау программасын гамәлгә ашырганда акчалата ярдәм итәләр.
Әйткәндәй, Исхаковларның мавыгулары бик күп. Нинди генә эшкә тотынмасыннар, аны җиренә җиткереп башкарып чыгалар. Шул ук вакытта авылда, районда үткән чараларда актив катнашалар. Гаиләләр арасында үткәрелгән “Хезмәт һәм оборонага әзер” Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы нормативларын тапшыру бәйгесендә гаилә белән катнашып, икенче урынга лаек булалар. Чакмагышта үткән Яшьләр көне тантанасында да аларны районның башка иң күркәм гаиләләре белән бергә хөрмәтләп, бүләк тапшырдылар. Чулпан белән Хәйдәр дә мәктәптә, балалар бакчасында үткәрелгән бер генә чарадан да читтә калмый. Мәкаләм геройлары берсеннән-берсе уңган: Исхаковлар гаиләсенең ихатасы шау-чәчкәгә күмелеп утыра, бакчада тигез сафлар булып яшелчә-түтәлләре тезелеп киткән. Зөлфия менә инде берничә ел петуния чәчәкләре үстерә, хуҗабикәнең ишегалды сокланып туймаслык. Тортлар, тәмле пироглар да пешерә икән. “Зөлфиянең камыр ашлары телне йотарлык була ул”, – ди аның хакында авылдашлары. “Яраткан эш төнге йокыны да качыра”, – диләр. Шул дөрестер ул. Әлеге күркәм гаилә турында күпме генә мактау сүзләре язсам да, язылып бетмәс кебек.
Гаилә учагы җылысын хезмәт белән ныгытып саклаган Исхаковлар бүген дә иңне-иңгә куеп, эштән, тормыштан ямь табып, райондашларга үрнәк булып, тату гомер итә. Узган юллары матур, киләчәк гомерләре дә саулык-сәламәтлектә, иминлектә һәм балалар шатлыгында үтсен дип телисе килә аларга.
Сүз уңаеннан, гаилә фермасын үстерүгә грант крестьян-фермер хуҗалыкларына һәм шәхси эшмәкәрләргә – 30 млн сумнан артмаган, әмма дәгъвачы проектының йомгаклау бәясенең 60 процентыннан ким булмаган күләмдә бирелә. 2023 елда «Гаилә фермасы» программасы буенча дәүләт ярдәменең гомуми суммасы 95,2 млн сум тәшкил итте. Грантларга Башкортстанның 14 гаилә фермасы ия булды.