+22 °С
Яңгыр
Менә, бит ул бәхетле картлык! “Озак яшәү сере нәрсәдә? – дип сорыйм 9 дистәне тутырган Мөслимә Тимерҗан кызыннан. “Озак яшәү сере – сабырлыкта, йөрәк тынгылыгында. Гомер буе тырышып эшләдек. Эш кешене үтерми ул. Сөт-катык белән тордык. Кешеләргә карата изге күңелле булырга кирәк, булганына шөкер итеп яшәүдә”, – дип җавап кайтарды ул миңа. Олуг юбилее белән Мөслимә әбине тәбрикләргә муниципаль раойн хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, башка җитәкчеләр дә килгән иде. Бу хакта тулырак язманы алдагы саннарда укый аласыз.