ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
4 июль 2024, 11:45

Түгәрәк өстәл артында яшьләр фикер алышты

Яшьлек – һәр кеше тормышының иң гүзәл, энергиянең, хыялларның, яңа башлангычларның ургып торган чагу мәле.

Түгәрәк өстәл артында яшьләр фикер алыштыТүгәрәк өстәл артында яшьләр фикер алышты
Түгәрәк өстәл артында яшьләр фикер алышты

Чакмагыш биләмәара үзәк китапханәсендә “Яшь булу җиңелме?” түгәрәк өстәл артында сөйләшү узды. Хәзерге яшьләр алдында барлык ишекләр дә ачык. XXI гасыр яшь кешесе имиджы ул – талантлы, максатчан, спорт сөючән, иҗтимагый актив кеше имиджы. Чара барышында анда катнашучылар “Яшьләр кемнәр алар?”, “ Бәхет табу өчен ул нинди максатлар куя?”, “Максатына ирешү юлында ул нинди проблемалар белән очраша?” сорауларына җавап эзләде. Очрашуда муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова безнең яшьләребезгә ышанырга мөмкин, дип билгеләп, районның иң актив яшь буын вәкилләренә бүләкләр тапшырды. Алар арасында үзәк район китапханәсенең хокукый мәгълүмат үзәге баш китапханәчесе Гөлназ Бикташева да бар иде.У дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә төбәк, федераль һәм халыкара программаларны һәм проектларны гамәлгә ашыруда казанышлары өчен Башкортстан Республикасы яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитетының Рәхмәт хатына белән бүләкләнде. Хәзерге яшьләр нинди? Яшь булу җиңелме? Бу хакта үз фикерләре белән Яшьләр үзәге җитәкчесе Лиана Хәбибуллина, «Беренчеләр хәрәкәте» җирле бүлеге җитәкчесе Айгиз Мадьяров һәм эшчәнлекне оештыру буенча белгеч Томила Алтынбаева уртаклаштылар. Чараның икенче өлеше диалог формасында дәвам итте. Анда катнашучыларга бүгенге көндә бәхет табу өчен иң мөһим булган һәм бәхет табу өчен ун елдан соң өстенлек биргән тормыш факторларын санап чыгарга тәкъдим ителде. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре очрашуны үзләренең моңлы җырлары белән бизәделәр. Хәзерге яшьләрнең үз фикерләре, идеяләре белән уртаклашу һәм тәҗрибә уртаклашу өчен яшьләрне мондый чараларга җәлеп итү бик мөһим әһәмияткә ия.

Түгәрәк өстәл артында яшьләр фикер алышты
Түгәрәк өстәл артында яшьләр фикер алышты
Түгәрәк өстәл артында яшьләр фикер алышты
Түгәрәк өстәл артында яшьләр фикер алышты
Түгәрәк өстәл артында яшьләр фикер алышты
Түгәрәк өстәл артында яшьләр фикер алышты
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас