ИГЕНЧЕ
+22 °С
Дождь
Новости
5 Июля 2024, 09:30

Ватанга сөю тәрбияләп

4 июльдә, гимназиянең “Балачак иле” мәктәп яны лагере балалары өчен директорның тәрбия буенча киңәшчесе Гөлнур Яхина Җиңү паркына экскурсия оештырды.

Ватанга сөю тәрбияләпВатанга сөю тәрбияләп
Ватанга сөю тәрбияләп

Экскурсия барышында укучыларга “Җиңү көне” бәйрәме турында сөйләделәр, Бөек Ватан сугышы геройларының бюстларын, артиллерия кораллы пушкасын карадылар. Балалар обелисктагы исемлекләрне кызыксыну белән укыды. Шулай ук алар парк территориясендә урнашкан десантчылар, диңгезчеләр, чик сакчылары һәм ракета гаскәрләре, артиллерия хөрмәтенә урнаштырылган һәйкәлләр янында да булдылар. Батыр якташларыбызның якты исемнәре безнең тарихыбызда мәңгегә сакланачак. Мондый чаралар укучыларда патриотик тәрбия биреп кенә калмый, Ватан белән горурлану, туган җиргә сөю-хөрмәт тәрбияләргә дә ярдәм итә.

Ватанга сөю тәрбияләп
Ватанга сөю тәрбияләп
Ватанга сөю тәрбияләп
Ватанга сөю тәрбияләп
Ватанга сөю тәрбияләп
Ватанга сөю тәрбияләп
Ватанга сөю тәрбияләп
Ватанга сөю тәрбияләп
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас