Чара «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» программасы кысаларында һәм балалар имгәнүен һәм җәйге чорда алар белән бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан үткәрелде. Китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре уен формасында балаларга җәйге каникулны имин үткәрү турында сөйләделәр, җәйге ял вакытында алар иминлегенә аерым игътибар бирү мөһимлеген искәрттеләр. Чара барышында кызлар һәм малайлар юл хәрәкәте кагыйдәләре турында фикер алыштылар һәм төрле очраклар буенча биремнәрне хәл иттеләр. Су керү вакытында сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә дә аерым игътибар бирелде. Бөҗәкләр тешләвеннән ничек саклану һәм җәйге кояш активлыгы турында да файдалы мәгълумат җиткерелде. Чара ахырында балалар танып-белү әдәбияты белән таныштылар.