ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
6 июль 2024, 09:15

Хәнә апага - 85!

2 июльдә Калмашбаш авылында яшәүче Хәнә Кәшфетдин кызы Гыймаева үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте!

Хәнә апага - 85!Хәнә апага - 85!
Хәнә апага - 85!

Юбилей уңаеннан аны авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Раил Исламетдин улы Нургалиев һәм Калмашбаш авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре котлады. Традиция буенча котлау сүзләреннән тыш, БР Дәүләт Җыелышы - Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколов исеменнән Котлау открыткасы белән бүләкләр тапшырдылар. Хәнә апага сәламәтлек, тазалык һәм күтәренке кәеф телибез! Тормышыгызның һәр көненнән ямь табып, якыннарыгыз һәм туганнарыгыз белән озын гомер итәргә язсын!

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас