+22 °С
Яңгыр
Районыбызның Кавказ, Аблай, Яңа Почкак, Иске Чупты авылларында да "Саумысыз, авылдашлар!" бәйрәмнәре гөрләп үтте. Анда авыл уңганнары, активистлар, ветераннар хөрмәтләнде, халык уеннары, концерт номерлары оештырылды. Барысы да тормыш мәшәкатьләреннән бераз арынып, авылдашлары, туган-тумачасы дус ише белән очрашты, аралашты.