ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
8 июль 2024, 10:10

90 яше белән тәбрикләделәр

Районыбызның Яңа Бирде авылында игелекле гомер кичерүче Мөкәрәмә Гәйсәр кызы Гәйсәровага шушы көннәрдә 90 яшь тулды.

90 яше белән тәбрикләделәр90 яше белән тәбрикләделәр
90 яше белән тәбрикләделәр


Күркәм юбилее белән аны Рәҗәп авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Фәнүз Фәйрүз улы Сәхибгәрәев өенә барып котлады. Гасыр яшьтәше Мөкәрәмә әбигә Котлау открыткасы тапшырылды, иң изге теләкләр җиткерелде, фидакарь намуслы хезмәте өчен рәхмәт сүзләре әйтелде. Без дә теләкләргә ихлас күңелдән кушылып, Мөкәрәмә Гәйсәр кызына ныклы сәламәтлек, тазалык, хәерле картлык телибез.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас