+22 °С
Ясно
1 стакан су кайнатабыз, шуңа салабыз 1 стакан чия, 1 стакан шикәр комы, кайнап чыга. Тагын салабыз 1 стакан чия, бер стакан шикәр комы, кайнатып чыгарабыз. Шулай итеп 9 стаканга хәтле салып кайнатып чыгарып эшлибез дә, 15 минут кайнатабыз. Сүндерәбез дә шушы массага 4 стакан шикәр комы салып яхшылап болгатабыз. Бик шәп чыга торган варенье! Чыганак: https://vk.com/wall-214119016_8169